Төп вазыйфалар:
оештыру-эш йөртү документлары белән эшне оештыру (документларның хәрәкәте, башкару эшчәнлеген контрольдә тоту, аларны саклау һәм алардан файдалану);
гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эш (аларны кабул итү, исәпкә алу, аларның каралышын контрольдә тоту, шәхси кабул итүне оештыру), гражданнардан кергән мөрәҗәгатьләргә анализ ясау һәм аларны министрлыкның рәсми сайтына урнаштыру;
документлаштыру (документларны төзү, рәсмиләштерү, килештерү һәм документлар бланкларын ясау);
документлар архивын системалаштыру (исәпкә алу, туплау, саклау).