Төп функцияләре:
Министрлыкның рәсми сайтындагы яңалыкларны яңартып тору һәм социаль челтәрләрдәге битләрне алып бару;
рәсми белдерүләр, пресс-релизлар һәм аларга аңлатмаларның текстларын әзрләү һәм аларны массакүләм мәгълүмат чараларына тапшыру;
массакүләм мәгълүмат чараларының үз журналистларын Министрлык каршында аккредитацияләүгә гаризаларын карау;
рәсми чараларны Министрлык вәкилләре катнашында мәгълүмати тәэмин итүне оештыру;
«Инцидент-менеджмент» системасында эшләү.