Хезмәт кенәгәсен югалткан очракта гамәлләр эзлеклелеге
 
Хезмәт кенәгәсен югалту мәсьәләсе Хезмәт кенәгәләрен алып бару һәм саклау, хезмәт кенәгәләре бланкларын ясау һәм эш бирүчеләрне алар белән тәэмин итүнең Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2003 елның 16 апрелендәге 225 номерлы карары белән расланган  кагыйдәләре белән җайга салына.
Хезмәт кенәгәсен югалткан зат кичекмәстән бу хакта соңгы эш урыны буенча эш бирүчегә хәбәр итәргә тиеш. Эш бирүче хезмәткәргә хезмәткәр тарафыннан гариза кергән көннән 15 көннән дә соңга калмыйча хезмәт кенәгәсе дубликатын бирә.
Хезмәт кенәгәсенең дубликатын рәсмиләштергәндә аңа кертелә:
1. хезмәткәрнең әлеге эш бирүчегә килгәнче булган гомуми һәм (яки) өзлексез стажы турындагы тиешле документлар белән расланган мәгълүматлар;
2. хезмәт кенәгәсенә эш һәм бүләкләүләр турында соңгы эш урыны буенча кертелә торган мәгълүматлар.
Гомуми стаж суммар рәвештә языла, ягъни эш бирүчене, эш периодларын һәм хезмәткәрнең вазыйфалары күрсәтелмичә, гомуми еллар, айлар, көннәр рәвешендә генә языла.
Хезмәт кенәгәсенә мәгълүматлар алар нигезендә кертелә торган документлар элек эшләгән еллар турында тулы мәгълүматны эченә алмасалар, хезмәт кенәгәсе дубликатына бары тик шушы документларда булган мәгълүматлар гына кертелә.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 116.9 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International