Хезмәткәрне икенче эшкә күчерү нигезләре һәм тәртипләре
 
Хезмәткәрне башка эшкә күчерү нигезләре һәм тәртибе ничек?
 
РФ ХК В 72.1 статьясы нигезендә башка эшкә күчерелү – хезмәткәрнең һәм (яки) шул ук эш бирүчедә хезмәткәр эшли торган структур бүлекчәнең  хезмәт функцияләрен даими нигездә яки вакытлыча үзгәртү, шулай ук эш бирүче белән берлектә хезмәткәрне башка җирлектә эшләүгә күчерү ул.
Башка эшкә күчерү бары тик хезмәткәрнең язма ризалыгы нигезендә генә гамәлгә ашырыла.
Искәрмәләр (РФ ХК 72.2 статьясының  2, 3 өлешләре – хезмәткәрнең язма ризалыгы кирәк түгел):
1. Хезмәткәр үз ризалыгыннан башка  бер айга кадәрге вакытка һәм шул ук эш бирүчедә хезмәт килешүе белән нигезләнмәгән шартларда түбәндәге очракларда башка эшкә күчерелә ала:
• табигый яки техноген характердагы катастрофа,
• производство авариясе,
• производствода бәхетсезлек очрагы,
• янгын, су басу, ачлык, җир тетрәү, эпидемия яки эпизоотия
• бар халыкның яки аның бер өлешенең нормаль тормыш шартларын яки тормышын куркыныч астына куя торган теләсә-кайсы очракларда.
2. Хезмәткәрне үз ризалыгыннан башка  бер айга кадәрге вакытка һәм шул ук эш бирүчедә хезмәт килешүе белән нигезләнмәгән шартларда башка эшкә күчерү түбәндәге очракларда да мөмкин:
• эшсез тору (икътисадый, технологик, техник һәм оештыру характерындагы сәбәпләр аркасында вакытлыча эшсез тору),
• әгәр дә алар РФ ХК 72.2 статьясының 2 өлешендә күрсәтелгән хәлләр аркасында килеп чыкканнар икән, милекнең юкка чыгарылуы яки бозылуы нәтиҗәләрен бетерү яки вакытлыча эштә булмаган хезмәткәрне алмаштыру мәҗбүрияте туганда. Әмма монда түбәнрәк квалификацияне сорый торган эшкә күчерелү хезмәткәрнең язма ризалыгы белән эшләнә.
Күчерү өчен (икенче төрле әйткәндә, аны шул ук җирлектә урнашкан башка эш урынына күчерү, башка структур бүлекчәгә күчерү, әгәр дә бу үз артыннан хезмәт килешүенең яклар тарафыннан билгеләнгән шартларын бозмаса, аңа башка механизмда яки агрегатта эшләүне тапшыру өчен) хезмәткәрнең ризалыгы кирәкми.
Башка эшкә күчерелүне рәсмиләштерү
1. Башка эшкә күчерелү хезмәт килешүенә өстәмә ризалык рәвешендә рәсмиләштерелә. Килешү ике нөсхәдә төзелә һәм эш бирүче һәм хезмәткәр тарафыннан имзалана. Бер нөсхә хезмәткәргә тапшырыла, ә эш бирүчедә кала торган нөсхәгә хезмәткәр имзасы белән ныгытылган тиешле язма кертелә.
2. Аннан соң эш бирүченең тиешле приказы (боерыгы) чыгарыла.
3. Башка даими эш урынына күчерелү турындагы мәгълүматлар хезмәт кенәгәсенә кертелә. Башка эшкә күчерелү турындагы мәгълүматлар эш бирүче приказы (боерыгы) нигезендә бер атнадан соңга калмыйча кертелергә тиешләр һәм приказ (боерык) текстына тәңгәл килергә тиешләр.
Эш бирүче хезмәткәрне аның шәхси карточкасына башка эшкә күчерелү турында хезмәт кенәгәсенә кертелгән язмалар кабатланып кертелгән мәгълүматлар белән имза куйдырып таныштырырга тиеш.
Әгәр дә хезмәткәр яңа урында хезмәтне саклау таләпләре бозыла һәм аның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч яный дип саный икән, ул башка эшкә күчерелүдән баш тартуының сәбәпләрен күрсәтеп, ирекле формада гариза язарга тиеш. Мондый очракта хезмәткәргә карата эшкә чыкмаган өчен җаваплылык каралмаган.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 124.8 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International