Эш вакыты н кыскартуга хокук
 
Кайсы очракларда хезмәткәр кыскартылган эш көненә хокуклы?
 
РФ ХК  92 статьясы нигезендә кыскартылган эш көне билгеләнә:
1. уналты яшькә җитмәгән хезмәткәрләр өчен – атнага 24 сәгатьтән артык түгел;
2. уналты яшьтән унсигез яшькәчә булган хезмәткәрләр өчен – атнага 35 сәгатьтән артык түгел;
3. I яки II төркем инвалидлар булган хезмәткәрләр өчен – атнага 35 сәгатьтән артык түгел;
4. эш урыннарында хезмәт шартлары хезмәт шартларының махсус бәяләмәсе нигезендә 3 нче һәм 4 нче дәрәҗәдә куркыныч хезмәт шартларына туры килә торган хезмәткәрләр өчен - атнага 36 сәгатьтән артык түгел;
5. унсигез яшькә кадәрге укучыларга, белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыручыларга, уку елы дәвамында укудан буш вакытта эшләүчеләргә эш вакыты дәвамлылыгы тиешле яшьтәгеләргә  билгеләнгән норманың яртысыннан артып китәргә тиеш түгел (атнага 12 сәгать һәм 17, 5 сәгать);
6. хезмәткәрләрнең башка категорияләре:
• медицина хезмәткәрләре – атнага 39 сәгатьтән дә артык түгел;
• педагогик хезмәткәрләр  – атнага 36 сәгатьтән дә артык түгел.  
 
pdf
Скачать текст
PDF, 120.1 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International