Хәрби хезмәтне узу урынын билгеләү
 
Хәрби хезмәткә чакыру комиссиясенең хәрби хезмәткә чакыру турында карар кабул итүе һәм хәрби хезмәткә чакырылучыларны гаскәр төрләре буенча рациональ бүлүе өчен гражданнарны өйрәнү эше гамәлгә ашырыла. Ул хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле кешеләрнең сәламәтлекләрен һәм физик үсешләрен, психологик һәм мораль-эшлекле сыйфатларын, белемен, профессиональ әзерлеген, гаилә хәлен өйрәнүдән гыйбарәт. Мондый өйрәнү гражданинны аңа 17 яшь тулган елның 1 гыйнварыннан 31 мартка кадәрге чорда беренче хәрби исәпкә кую мизгеленнән алып барыла. Монда өйрәнү битен, хәрби хезмәткә чакырылучының шәхси делосын һәм картасын башлыйлар.
Хәрби хезмәткә чакырылучылар хәрби хезмәт узачак гаскәрләрне билгеләгәндә хәрби хезмәткә чакыру комиссияләре тарафыннан исәпкә алына:
- хәрби-патриотик яшьләр һәм балалар берләшмәләрендә әзерлек;
- спорт мастеры кандидаты спорт разрядын, беренче спорт разрядын яки спортның хәрби-гамәли төре буенча спорт дәрәҗәсен бирү очрагында спорт әзерлеге.
 
Мөһим!
Гаскәр төрен һәм хәрби хезмәтне узу урынын билгеләгәндә шул исәптән түбәндәге таләпләр дә үтәлергә тиеш:
- хәрби хезмәткә бер үк комиссия тарафыннан бер үк вакытта чакырыла торган игезәк малайлар, кагыйдә буларак, бер үк хәрби частька җибәрелергә тиешләр;
- Камчаткада, Чукоткада, Сахалинда һәм Охот һәм Япон диңгеләре яр буйларында яшәүче хәрби хезмәткә чакырылучылар, әгәр дә сәламәтлекләре ягыннан һәм башка таләпләр буенча Хәрби диңгез флотында хезмәт итәргә яраклы булсалар, кагыйдә буларак, Тын океан флоты хәрби частьларына һәм корабльләренә җибәреләләр; Мурманск һәм Архангельск өлкәләрендә яшәүчеләр - Төньяк флот хәрби частьларына һәм корабльләренә, Калининград өлкәсендә яшәүчеләр – Балтыйк флоты хәрби частьларына һәм корабльләренә җибәреләләр;
- белем бирү учреждениеләрен РФ диңгез һәм эчке су транспорты белгечлекләре буенча тәмамлаган егетләр Хәрби диңгез флоты хәрби частьларына һәм корабльләренә билгеләнәләр.
- балалары, шулай ук авыру яки өлкән яшьтәге әти-әниләре булган хәрби хезмәткә чакырылучылар, мөмкинлек булганда үзләре яшәгән урынга якынрак булган хәрби частьларга җибәреләләр (тиешле муниципаль берәмлекләр өчен билгеләнгән чакырылыш нормалары чикләрендә).
 
pdf
Скачать текст
PDF, 162.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International