1981 елның 4 июнендә Казан шәһәрендә туган.
2003 елда Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан юридик институтының юридик факультетын тәмамлаган.
Хезмәт эшчәнлеге:
1998-2003 - эчке эшләр органнарында, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгында хезмәт;
2003-2009 – судья ярдәмчесе, Татарстан Республикасы Арбитраж суды;
2009-2016 – судья, Татарстан Республикасы Арбитраж суды;
2016-2018 – суд составы рәисе, Татарстан Республикасы Арбитраж суды;
2018-2024 – суд рәисе, Татарстан Республикасы Арбитраж суды;
2024-2025 – судья, Татарстан Республикасы Арбитраж суды;
2025 елның 5 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары итеп билгеләнде.
Бүләкләре:
2003 – Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы;
2007 – Татарстан Республикасы Арбитраж судының Рәхмәте;
2013 – Татарстан Республикасы Арбитраж судының Рәхмәте;
2015 – “Россиядә суд реформасына 150 ел” медале;
2017 – “Татарстан Республикасының атказанган юристы” мактаулы исеме;
2020 – “Татарстан Республикасы Югары Судына 150 ел” юбилей медале;
2022 – “Волгоград өлкәсе Арбитраж судына 30 ел” юбилей билгесе;
2022 – “X Бөтенроссия судьялар съезды” юбилей билгесе;
2022 – “Россия Югары Судына 100 ел” юбилей медале;
2024 – “Аяусыз хезмәт өчен” медале.
Өйләнгән. Дүрт бала тәрбияли.