Җир өчен түләү һәм җирне бәяләү
 
Җирдән файдалануның түләүле булуы
 
Россия Федерациясендә җирдән файдалану түләүле. Җирдән файдаланган өчен түләү формалары булып җир салымы (күчемсез милеккә салымны гамәлгә керткәнчегә кадәр) һәм аренда түләве тора.
Җир өчен салым һәм аренда түләвен билгеләү һәм алуга нигез булып җир кишәрлегеннән файдалану (аренда) һәм аңа милек хокукын раслаучы документ тора.
Оешмаларга һәм физик затларга җир салымы салым базасыннан (җир кишәрлегенең салым салынырга тиешле мәйданыннан), җир салымының расланган ставкаларыннан һәм салым ташламаларыннан чыгып билгеләнә.
Хосусый милектә булган җир кишәрлекләре өчен аренда түләвен гамәлгә ашыру тәртибе, шартлары һәм вакытлары җир кишәрлекләрен арендалау килешүләре нигезендә билгеләнә.
Салым салу максатыннан җир кишәрлегенең кадастр бәясе билгеләнә. Җир кишәрлегенең кадастр бәясе шулай ук дәүләт милкендә яки муниципаль милектә торучы җир кишәрлеге өчен аренда түләвен билгеләү өчен дә кулланылырга мөмкин.
 
Җирне бәяләү
 
Җир кишәрлегенең базар бәясе бәяләү эшчәнлеге турындагы федераль закон нигезендә билгеләнә.
Җир кишәрлекләренең кадастр бәясен билгеләү өчен җирләргә дәүләт кадастр бәяләмәсе уздырыла. Җирләргә дәүләт кадастр бәяләмәсе бәяләү эшчәнлеге турындагы Россия Федерациясе законнары нигезендә уздырыла.
Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимият органнары кадастр бәясенең муниципаль район (шәһәр округы) буенча уртача дәрәҗәсен раслыйлар.
Җир кишәрлегенең базар бәясе ачыкланган очракларда бу җир кишәрлегенең кадастр бәясе аның базар бәясенә тигез күләмдә билгеләнә.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 143.4 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International