Җиргә хокукны яклау һәм җиргә мөнәсәбәттәге бәхәсләрне карау
 
Җир кишәрлегенә хокукны тану
 
Җир кишәрлегенәхокукны тану суд тәртибендәгамәлгәашырыла.
Суд карары нигезендә күчемсез милеккә һәм аның белән сату-алу гамәлләрен башкаруга хокукны теркәүче дәүләт органнары җиргә яки җир белән сату-алу гамәлләренә хокукны дәүләт теркәвенә алуны гамәлгә ашырырга тиешләр.
 
Җир кишәрлегенә хокук бозылганчыга кадәр булган торышны торгызу, һәм җир кишәрлегенә хокукны боза торган яки аның бозылуына яный торган гамәлләрне кисәтү
 
Россия Федерациясе Җир кодексы җир кишәрлегенә хокуклар бозылган очракта аларны торгызу очракларын күздә тота. Мисалга, дәүләт хакимияте башкарма органы яки җирле үзидарә органының үз артыннан җир кишәрлегенә булган хокук бозуны ияртә торган акты суд тарафыннан дөрес түгел дип танылган очракта; шулай ук әгәр дә җир кишәрлеге башбаштаклык күрсәтеп биләнгән булса.
Җир кишәрлегенә карата бозылган хокукны торгызу өчен түбәндәге чаралар кулланылырга мөмкин:
1) дәүләт хакимияте башкарма органнары яки җирле үзидарә органнары актларын суд тәртибендә дөрес түгел дип тану;
2) дәүләт хакимияте башкарма органнарының яки җирле үзидарә органнарының законнарга туры килми торган актларын гамәлгә ашыруны туктатып тору;
3) промышленность, гражданлык-торак һәм башка өлкәдәге төзелешне, файдалы казылмалар һәм торф ятмаларын эзләүне, объектлардан файдалануны, агрохимия, урман мелиорациясе, геологик-эзләнү, эзләү, геодезия һәм башка эшләрне Россия Федерацияе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнгән тәртиптә туктатып тору;
4) хокук бозылуга кадәр булган торышны торгызу һәм хокук бозылу яки аның бозылуына куркыныч янау китереп чыгара торган гамәлләрне булдырмау.
 
Мөһим!
Әлеге очракларда гражданинга яки юридик затка китерелгән зыян капланырга тиеш. Гаепле зат биредә суд тарафыннан йөкләмәләрне натуралата (туфракның уңдырышлылыгын торгызу, җир кишәрлекләрен элеккеге чикләрендә торгызу, җимерелгән корылмаларны, биналарны кабат торгызу яки законсыз төзелгән биналарны, корылмаларны җимерү, межалау һәм мәгълүмат билгеләрен торгызу, җиргә мөнәсәбәттәге башка хокук бозуларны бетерү юлы белән) башкарырга тиеш дип табылырга да мөмкин.
 
Дәүләт ихтыяҗлары яки муниципаль ихтыяҗлар өчен җир кишәрлекләрен алганда җиргә хокукларны гарантияләү
 
Дәүләт ихтыяҗлары яки муниципаль ихтыяҗлар өчен җир кишәрлекләрен алу, шул исәптән сатып алу юлы белән алу түбәндәгеләр эшләнгәннән соң гамәлгә ашырыла:
1) җир кишәрлекләре аннан алына торган затка аның теләге буенча шундый ук җир кишәрлеге бирелгәннән;
2) алына торган җир кишәрлегендә булган торак, производство һәм башка биналарның, корылмаларның, төзелешләрнең бәясе түләнгәннән;
3) югалтуларны, шул исәптән кулдан ычкындырылган файданы да тулы күләмдә каплаганнан соң.
 
Мөһим!
Дәүләт хакимиятенең башкарма органнары җир кишәрлеге хуҗасына җир кишәрлекләрен алу, шул исәптән сатып алу юлы белән алу гамәлгә ашырылганга кадәр бер елдан ким булмаган вакыт эчендә белдерергә тиешләр. Җир кишәрлекләрен бу турыда хәбәр бирелгәннән соң бер ел вакыт узганчыга кадәр алу, шул исәптән сатып алу юлы белән алу бары тик җир кишәрлекләре хуҗаларының, җирдән файдаланучыларның, җир кишәрлекләрен арендалаучыларның ризалыгы белән генә гамәлгә ашырыла.
Дәүләт ихтыяҗлары яки муниципаль ихтыяҗлар өчен җир кишәрлекләрен алганда җир кишәрлеге милекчесенә, әгәр дә аңа шундый ук җир кишәрлеге түләүсез нигездә милеккә бирелмәсә, җир кишәрлегенең базар бәясе кайтарылырга тиеш.
 
 
pdf
Скачать текст
PDF, 174.2 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International