“Гражданнарга торак” муниципаль программасында катнашуга хокуклы гражданнар категорияләре
 
Гражданнарның кайсы категорияләре Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитетының 2016 елның 5 августындагы 3148 номерлы карары белән расланган “Гражданнарга торак” муниципаль программада катнаша алалар?
 
- Россия Федерациясе гражданнары;
- Казанда даими яшәү урыны буенча теркәлгән гражданнар;
- рәсми рәвештә теркәлеп эшләүче яки башка рәсми керем чыганагы булучылар (шул исәптән пенсия) – исәпкә алынуга кадәр рәттән 6 ай буе (эш урыны әһәмиятле түгел);
- катнашу өчен финанс мөмкинлекләре булучылар, ягъни беренчел кертемне кертә алучылар, шулай ук гаиләнең барлык әгъзаларының яшәү минимумын тәэмин итә ала торган һәм кичектереп түләү суммасын каплау өчен керемнәре (керемнең 35%ыннан ким түгел) булучылар;
- 1 кешегә 18 кв.м дан кимрәк торак мәйданы булучылар. Биредә гаиләнең Россия Федерациясе территориясендә урнашкан барлык әгъзаларына милек хокукында туры килә торган һәм (яки) социаль наем килешүе нигезендә булган гомуми торак мәйдан исәпкә алына;
- соңгы 5 елда торак шартларын начарландырмаган гражданнар (торак шартларын начарландыру дигәндә булган торак күчемсез милектән баш тарту: сату, бүләк итү, хосусыйлаштырудан баш тарту, мирас, социаль наем килешүе төзелгән фатирдан пропискадан төшү һәм башкалар – гражданнарның фатир белән тәэмин ителеше нормадан түбәнәйтелгән шартлар аңлашыла).
Әлеге гомуммәҗбүри таләпләргә туры килү фатирның сатып алынмаган өлешенә елына 11 %лы кичектереп түләү белән булган программада катнашу хокукын бирә.
Фатирның сатып алынмаган өлешенә елына 7%лы кичектереп түләү белән булган программада катнашу хокукына ияләр:
- яшәү урыннары буенча 2005 елның 1 мартына кадәр торак урынга мохтаҗлар сыйфатында теркәлгән гражданнар; муниципаль хокукый акт нигезендә билгеләнгән таләпләр буенча торак урынга мохтаҗлар дип танылган аз керемле гражданнар;
- Бөек Ватан сугышы ветераннары, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның (үлгәннәрнең) торак урынга мохтаҗлар исәбендә торучы гаилә әгъзалары;
- муниципаль һәм дәүләт хаҗәтләре өчен тартып алынырга тиешле торак йортлар (торак йортларда өлеше) һәм (яки) җир кишәрлекләре  (җир кишәрлеге өлеше) хуҗалары;
- Казан шәһәре муниципаль берәмлеге катнашуында булган, әле төзелеш төгәлләнмәгән торак йортта фатирны өлешләп төзүгә акчаларын керткән һәм намуссыз төзүчеләр гамәлләреннән яки гамәл кылмауларыннан зыян күргән гражданнар;
- җир кишәрлекләре Программаны гамәлгә ашыру кысаларында күпфатирлы торак йортлар төзү өчен сатып алынырга тиешле гражданнар – торак йортлар (торак йортлар өлеше), шулай ук фатирлар (фатир өлеше), бүлмәләр (бүлмәләр өлеше) һәм (яки) җир кишәрлекләре (җир кишәрлеге өлеше) ияләре;
- авария хәлендә дип танылган һәм сүтелергә тиешле күпфатирлы йортларда яшәүче гражданнар – фатирлар (фатир өлеше), бүлмәләр (бүлмәләр өлеше) ияләре;
- елына 11%лы түләүчеләр сыйфатында исәпкә алынган һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы карары белән 7%лы түләүчеләр буларак күчерелгән гражданнар - әгәр дә алар Казан шәһәре җирле үзидарәсе органнарының муниципаль хезмәткәрләре булып торалар икән; Казан шәһәре муниципаль унитар предприятиеләре, Казан шәһәре муниципаль казна учреждениеләре, Казан шәһәре муниципаль учреждениеләре белән хезмәт килешүләре төзегәннәр икән; яшь галимнәр икән; Казан шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә теркәлгән гражданнарның башка категорияләренә керәләр икән. 
 
pdf
Скачать текст
PDF, 207.7 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International