Бакчачылык ширкәтендә урнашкан йортта теркәлү тәртибе
 
Бакчачылык ширкәтендә урнашкан йортта теркәлү (пропискага керү) мөмкинме?
 
2011 елга кадәр «Гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләре турында» федераль закон нигезендә бакчачылык ширкәтендә урнашкан йортларда теркәлү мөмкин түгел иде. 
2011 елның 30 июнендә Россия Федерациясе Конституция суды тарафыннан «Гражданин А.В.Воробьев шикаятенә бәйле рәвештә «Гражданнарның бакчачылык, яшелчәчелек һәм дача коммерцияле булмаган берләшмәләре турында» Федераль законның 1 статьясының  икенче абзацының конституциягә туры килүен тикшерү буенча эш турында» 13-П номерлы карар чыгарылды. Әлеге карар нигезендә законның гражданнарның бакчачылык җир кишәрлекләре территорияләрендә урнашкан торак йортларда теркәлеп яшәүләрен тыйган нигезләмәләре Россия Федерациясе Конституциясенә туры килми дип танылды. 
Хәзерге вакытта барлык гражданнар да коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә урнашкан йортларда теркәлеп яшәү хокукына ия.
 
pdf
Скачать текст
PDF, 119.6 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International