Ятим балаларның һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калан балаларның яки алар арасыннан булган затларның торак урын белән тәэмин ителүгә хокуклары
 
Кем ятим һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калган булып санала?
 
1. ятим балалар – 18 яшькә кадәрге, әтисе дә, әнисе дә яки аларның берсе вафат булган балалар;
2. ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар, - 18 яшькә җитмәгән, әти-әниләре ата-аналык хокукыннан мәхрүм ителү, аларның ата-аналык хокуклары чикләнү, ата-аналарын хәбәрсез югалганнар дип, эшкә сәләтсезләр дип (чикле рәвештә сәләтлеләр дип)  тану, аларны һәлак булганнар дип игълан итү, ата-аналары иректән мәхрүм ителү урыннарында җәза үтәү, ата-аналары үз балаларын тәрбияләү һәм аларның мәнфәгатьләрен кайгыртудан баш тарту, ата-аналарның үз балаларын белем бирү, медицина, социаль хезмәтләр күрсәтү оешмаларыннан алмаулары, шулай ук ата-анасының берсе яки икесе дә билгесез булган очракларда законда билгеләнгән тәртиптә ата-ана яклавыннан мәхрүм калган бала дип танылган балалар;
3. ятим балалар һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар, - 18 яшьтән 23 яшькәчә булган, алар 18 яшькә җиткәнче әтисе дә, әнисе дә яки аларның берсе үлгән, шулай ук әтисе һәм әнисе яки аларның берсенең яклавыннан мәхрүм калган балалар.
 
Мөһим!
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ятим балалар һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар  белән эшләү буенча, аларны торак урыннар белән тәэмин итү буенча  Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы булып тора. 
Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы  ятим балалар һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар, ятим балалар һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар өчен махсуслаштырылган торак фондны формалаштыру һәм аның белән идарә буенча 
Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең вәкаләтле органы булып тора. 
 
Ятим балаларның һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калан балаларның яки алар арасыннан булган затларның торак урын белән тәэмин ителүгә хокуклары
 
Ятим балаларның һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларның, алар арасыннан булган затларның торак урын белән тәэмин ителүгә хокуклары «Ятим балаларга һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга социаль ярдәм буенча өстәмә гарантияләр турында» 1996 елның 21 декабрендәге 159-ФЗ номерлы Федераль законның 8 статьясы һәм «Ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак урыннар белән тәэмин итү турында, һәм «Татарстан Республикасында халыкны адреслы социаль яклау турында»  Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәрешләр кертү турында» 2013 елның 12 гыйнварындагы 8-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән көйләнә.
 Ятим балаларның законлы вәкилләре ятим балаларны махсуслаштырылган торак фондтан торак урын алуга хокуклы ятим балалар исемлегенә кертү турында вәкаләтле органга турыдан-туры яки дәүләт хезмәтләрен яки муниципаль хезмәтләрне электрон формада күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк аша дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр төбәк порталыннан файдаланып яки кәгазь вариантта ятим балага 14 яшь тулганнан соңгы 30 көннән дә соңга калмыйча гаризалар тапшыралар.
 
Ятим балаларны торак урын белән тәэмин ителүгә хокуклы ятим балалар исемлегенә кертүгә гариза
 
Исемлеккә кертелү турындагы гаризаны шулай ук җирле үзидарәнең опека һәм попечительлек өлкәсендә яшәү урыны буенча территориаль органына да бирә алалар:
- ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, тулысынча эшкә сәләтле дип игълан ителгән (эмансипацияләнгән);
- ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар,
әгәр дә алар балигълык яшенә җиткәнче яки 18 яшьләре тулганчы исемлеккә тиешле тәртиптә кертелмәгән булсалар яки 2013 елның 1 гыйнварына кадәр торак урыннар белән тәэмин ителү турындагы хокукларыннан файдаланмаган  булсалар.  
Исемлеккә кертелү турындагы гаризага түбәндәге документларны да өстәргә кирәк:
ятим баланың паспортының яки шәхесен ачыклый торган документының күчермәсе;
законлы вәкилнең шәхесен ачыклый һәм аның вәкаләтләрен белдерә торган документ, яки ятим  баланы тулысынча эшкә сәләтле (эмансипацияләнән) дип тануны раслый торган документ
баланың ятим, ата-ана яклавыннан мәхрүм калганлыгын раслый торган документлар
күчемсез милеккә хокукларны дәүләт теркәвенә алуны һәм алар белән сату-алу эшләрен гамәлгә ашыра торган орган белешмәсе, ятим баланың Россия Федерациясе территориясендә милектә торак урыннары булмавы турындагы белешмә.
 
Торак урыннарны бирү тәртибе
 
Торак урыннар бала белем бирү, халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү, сәламәтлек саклау учреждениеләрен һәм законда күрсәтелгән тәртиптә ятим балалар, ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар яки ятим балалар өчен булдырылган башка учреждениеләрне тәмамлаганнан соң, шулай ук профессиональ белем алу тәмамланганнан соң, яки хәрби хезмәт бурычын үтәгәннән соң, яки төзәтү учреждениеләрендә җәза срогын үтеп бетергәннән соң биреләләр.
Бирелгән ходатайстволар нигезендә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы реестрны – махсуслаштырылган торак фондтан торак урыннар алучылар исемлеген формалаштыра, законлы вәкилләр анда кертелү (яки анда кертүдән баш тарту) турында Торак комиссиясе тиешле карарны чыгарганнан соңгы 10 көн эчендә мәгълүматлаштырылалар. 
«Ятим балаларны һәм ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балаларны торак урыннар белән тәэмин итү турында һәм Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»  Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» 2013 елның 12 гыйнварындагы 8-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законының 1 статьясының 2 өлеше нигезендә  ятим балалар, ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар һәм ятим балалар, ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар арасыннан булган затлар яшәү урыны буенча бер тапкыр махсуслаштырылган торак фондтан торак урын белән тәэмин ителергә тиешләр.  Аларның даими яшәү урыннарын билгеләү мөмкин булмаган очракта – әлеге затларның белем бирү, медицина, социаль хезмәтләр күрсәтү урыннарыннан ата-ана яклавыннан мәхрүм калган балалар өчен булдырылган кайту урыннары буенча.
 
Мөһим!
Торак урыннар гомуми мәйданы 24 кв.м булган торак йорт, аерым фатир рәвешендә бирелә. Күпфатирлы яки торак йортның конструктив һәм техник параметрларыннан чыгып, гомуми мәйдан күләме артыграк булырга мөмкин, әмма 18 кв.метрдан да артырга тиеш түгел.
 
Контактлар:
 
1. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы урнашкан адрес: 420111, Казан, Кремль ур., 9 йорт. Элемтә өчен телефоннар: (843) 294-95-90, 294-95-91, 294-95-60; факс (843) 292-44-80. E-Mail: Minobr.Priemnaya@tatar.ru
2. Татарстан Республикасы Җир һәми мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы урнашкан адрес: 420043, Казан, Вишневский ур., 26 йорт. Элемтә өчен телефоннар: (843) 221-40-83 (эш башкарулар һәм күзәтчелек бүлеге); (843) 221-40-00 (министрның кабул итү бүлмәсе), факс: (843) 236-27-71. E-mail: mzio@tatar.ru
 
pdf
Скачать текст
PDF, 350.5 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International