Коммуналь хезмәтләр
Коммуналь хезмәтләргә торак йортларда кайнар һәм салкын су, җылылык, газ һәм электр белән тәэмин ителеш, пычрак суларны җибәрү керә.
Коммуналь хезмәтләр күрсәтелгәндә кулланучы коммуналь ресурслар белән кирәкле күләмдә өзлексез тәэмин ителергә тиеш.
Мөһим!
Коммуналь хезмәтләр белән тәэмин ителештә өзеклекләр коммуналь хезмәтләр сыйфатына таләпләрдә билгеләнгән дәвамлылыктан артырга тиеш түгел. Коммуналь хезмәтләрне туктатып торудагы планлы өзеклекләр турында йортта яшәүчеләр әлеге өзеклек гамәлгә ашырылуга 10 көн кала кисәтелергә тиешләр.
Шулай ук стихияле бәла-казалар һәм гадәттән тыш хәлләр очракларында да өзеклекләр рөхсәт ителә.
Торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү
Күпфатирлы йорттагы урын хуҗасы өчен торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү үз эченә ала:
1) торак урынны карап тоту һәм төзекләндерү өчен түләүне, шул исәптән күпфатирлы йорт белән идарә буенча эшләрне һәм хезмәт күрсәтүләр өчен түләүне, күпфатирлы йорттагы уртак милекне карап тоту, агымдагы төзекләндерү өчен түләүне;
2) капиталь ремонтка кертемне;
3) коммуналь хезмәтләр өчен түләүне.
Россия Федерациясе Торак кодексының 155 статьясының 1 пункты нигезендә торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, әгәр дә күпфатирлы йорт белән идарә килешүендә яки торак милекчеләре иптәшлеге, торак кооперативы яки башка төрле махсуслаштырылган кулланучылар кооперативларының гомуми җыелышы карары белән башка срок билгеләнмәгән булса,
ай саен тәмамланган айдан соң килә торган айның унынчы көненә кадәр кертелергә тиеш.
Коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр хезмәт күрсәтүләрне гамәлгә ашыручы тарафыннан түләү гамәлгә ашырылырга тиешле тәмамланган айдан соң килә торган айның 1 нче көненнән дә соңга калмыйча бирелә торган түләү документлары нигезендә кертеләләр.
Әгәр дә килешүдә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү алымы каралмаган икән, кулланучы аны нинди ысул белән түләүне үзе хәл итәргә хокуклы (акчалатамы, акчаларны банкта счет ачмыйча гына күчерү юлы беләнме, счеттан фадаланып яки почта аша җибәрепме). Моннан тыш кулланучы түләүне гамәлгә ашыруны башка затларга кушарга, булачак исәп-хисап чорлары өчен коммуналь хезмәтләргә алдан түләп куярга, түләүне өлешләп кертергә (әмма болай эшләгәндә түләү кертеп бетерелергә тиешле соңгы срокны бозмыйча) дә мөмкин.
Торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр
Россия Федерациясе Торак кодексының (алга таба – РФ ТК) 159 статьясының 1 пункты нигезендә гражданнарга торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүдә субсидияләр бирелергә мөмкин. Алар ике критерийдан чыгып исәпләнә:
- торак урынның субсидия исәпләү өчен кулланыла торган норматив мәйданының төбәк стандарты күләменнән;
- торак-коммуналь хезмәтләр бәясенең (РФ ТК 159 статьясының 6 пункты) төбәк стандарты күләменнән
Торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр гаиләнең уртак керемендә гражданнарның торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнарының максималь рөхсәт ителгән өлешенә туры килә торган зурлыгыннан артып китә.
Торак урынның субсидия исәпләү өчен кулланыла торган норматив мәйданының төбәк стандартлары зурлыгы, торак-коммуналь хезмәтләр бәясе һәм гражданнарның торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә китә торган чыгымнарының гаиләнең уртача кеременә карата максималь рөхсәт ителә торган чыгымнары Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан билгеләнә.
Җан башына керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә чыгымнарның максималь рөхсәт ителгән өлеше гаиләнең җан башына уртача кеременең яшәү минимумына мөнәсәбәтенә тигез булган төзәтмә коэффициенты нигезендә киметелә.
Алар гражданнарга әгәр дә аларның торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнары гражданнарның торак урын һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә китә торган чыгымнарының торак урынның төбәктә субсидия исәпләү өчен файдаланыла торган стандарт норматив мәйданыннан һәм торак-коммуналь хезмәтләрнең РФ ТК 159 статьясының 6 өлеше кагыйдәләре буенча билгеләнгән төбәк стандарты бәясеннән чыгып билгеләнә торган максималь рөхсәт ителгән өлеше гаиләнең уртак кеременнән артып китә торган булса билгеләнә.
Коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләме файдаланылган коммуналь хезмәтләрнең исәпләү җайланмаларыннан алынган күрсәткечләреннән чыгып, ә исәпләү җайланмалары булмаганда коммуналь хезмәтләрдән файлдалану нормативларыннан чыгып исәпләнелә. Нормативлар Россия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары тарафыннан раслана. Татарстан Республикасы Президентының «2017 елга Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләү күләменең чик(максималь) үзгәрү индекслары турында» 2016 елның 28 ноябрендәге УП-1055 номерлы указында коммуналь хезмәтләр өчен 2017 елга түләү күләме үзгәрүнең чик индекслары күрсәтелгән.
Сыйфатсыз хезмәтләр күрсәтү
Күпфатирлы йорт, торак милекчеләре иптәшлеге, торак кооперативы яки башка төр махсуслаштырылган кулланучылар кооперативы белән идарә иткәндә әлеге иптәшлекләр яки кооперативлар коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты өчен җаваплылык тоялар. Күфатирлы йорт белән идарә итү буенча идарәче оешма белән килешү төзегәндә әлеге иптәшлекләр һәм кооперативлар идарәче оешманың әлеге килешү нигезендә үз бурычларын, шул исәптән коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча да, үтәүләренә контрольне гамәлгә ашыралар. Күпфатирлы йорт белән идарәче оешма идарә иткән чакта исә күпфатирлы йорттагы урыннар хуҗалары алдында коммуналь хезмәтләр күрсәтү өчен ул үзе җавап бирә.
Коммуналь хезмәтләр күрсәтелмәгән яки сыйфатсыз күрсәтелгән, тиешле тәртиптә рәсмиләштерелмәгән булсалар, коммуналь хезмәтләрне алучылар Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Милекчеләргә һәм күпфатирлы йортлардан һәм торак йортлардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында» 2011 елның 6 маендагы 354 номерлы карарында («Милекчеләргә һәм күпфатирлы йортлардан һәм торак йортлардан файдаланучыларга коммуналь хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләре» белән бергә) һәм килешүдә каралган тәртиптә һәм очракларда коммуналь хезмәтләр өчен түләгән акчларын кабат исәпләүне тапәп итәргә хокуклылар.
Моның белән беррәттән кулланучылар башкаручыдан (аның белән бергә яшәүче затлардан) коммуналь хезмәтләрне күрсәтмәве яки тиешле сыйфаттагы коммуналь хезмәтләр күрсәтмәве нәтиҗәсендә кулланучының тормышына, сәламәтлегенә яки милкенә китерелгән зыянны, шулай ук мораль зыянны каплавын таләп итәргә хокуклылар.
Әгәр дә китерелгән зыян ирекле рәвештә капланмаса, бәхәс бары тик җаваплы якның яки шикаять белдерүченең яшәү урыны буенча суд аша гына хәл ителә ала («Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 7 февралендәге 2300-I номерлы Россия Федерациясе Законының 17 статьясының 1 пункты).
Файдалы сылтамалар:
Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр порталы (торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү буенча сервис) -
https://uslugi.tatarstan.ru/jkh