Күчемсез милек ияләренә һәм күчемсез милек сатып алучыларга мәгълүмат
 
Күчемсез милек объекты турында мәгълүматны кайдан алырга?
 
Күчемсез милекне сатып алыр алдыннан милекче бу объект турындагы мәгълүматларны ала ала:
- Кадастр һәм картография дәүләт теркәве федераль хезмәтенең (алга таба – Росреестр) Татарстан Республикасы идарәсе сайтында;
- дәүләт хезмәтләре бердәм порталында;
- Росреестр офисында;
- “Росреестрның федераль кадастр палатасы” ФДБУ (алга таба – Кадастр палатасы) Татарстан Республикасы филиалында;
- дәүләт хезмәтләре һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәктә (алга таба - КФҮ).
 
Мөһим!
Күчемсез милек объектлары турындагы кадастр мәгълүматлары, күчемсез милек объектлары турындагы мәгълүматлар, күчемсез милек объектларына теркәлгән хокуклар һәм чикләүләр (йөкләмәләр) турындагы мәгълүматлар гомумкулланышта булып торалар һәм түләүсез биреләләр.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Росреестр сайты - www.rosreestr.ru
 
Росреестр сайтында күчемсез милек объекты турында нинди мәгълүматлар алырга була?
 
Гражданнар “Күчемсез милек турындагы белешмә мәгълүматны online режимда бирү”  хезмәтеннән файдалана һәм күчемсез милек объекты турында түбәндәге актуаль мәгълүматны белә алалар:
- объектның тасвирламасы;
- адресы;
- хокукка, хокукны чикләүгә (йөкләмә) дәүләт теркәве буенча мәгълүматларны. Әгәр дә күчемсез милеккә хокук, хокук чикләнү очрагы теркәлгән икән, сервис хокукның, хокук чикләнүнең  төре, датасы һәм дәүләт теркәве номеры турындагы мәгълүматларны алу мөмкинлеген бирә.
Мәгълүматны эзләү түбәндәге критерийларның берсе буенча башкарыла:
- кадастр номеры буенча;
- шартлы номер буенча;
- адрес буенча;
- хокукны, хокукны чикләүгә (йөкләмәгә) дәүләт теркәве номеры буенча.
 
Мөһим!
Хезмәт гариза бирүчегә түләүсез нигездә реаль вакыт режимында күрсәтелә.
 
Күчемсез милек объектын сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
 
Сатучыларга күчемсез милекнең сатуга куелган объекты аларга нинди нигезләрдә туры килүе турындагы документларның төп нөсхәләре бирелгән булырга тиеш. Сатып алучыга күчемсезм милек объектының никадәр дәрәҗәдә еш сатылуына игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә күчемсез милек объектын ышаныч кәгазе нигезендә саталар икән, бу вакытта милекченең дөрестән дә сату теләгендә булуын ачыкларга кирәк.
 
Күчемсез милекнең кемгә каравы фактын билгеләр өчен Күчемсез милеккә хокук һәм аның беләнсату-алу эшләре бердәм дәүләт реестрыннан (ХБДР) өземтә алырга була.
Әгәр дә ХБДРда соралган объект турындагы мәгълүматлар булмаса, эшчәнлек башланганчы Татарстан Республикасы территориясендә хокукларга дәүләт теркәвен гамәлгә ашырган органнан (мисалга, торак биналарга мөнәсәбәттә мәгълүматны Техник инвентарьлаштыру бюросыннан (ТИБ)) белешмә сорарга була. Мондый органнар һәм аларның эшчәнлек периодлары турындагы мәгълүматны Росреестр сайтыннан алырга була.
 
ХБДРдан алынган өземтәдә нинди мәгълүматлар була?
 
Төп характеристикалар турындагы өземтә түбәндәге мәгълүматларны үз эченә ала:
- күчемсез милек объектының тасвирламасы,
- аңа теркәлгән хокуклар турындагы,
- хокук чикләүләре (йөкләмәләр) турындагы,
- өземтә бирү вакытына күчемсез милек объектына мөнәсәбәттә гамәлдә булган хокук дәгъвалаулар һәм суд тәртибендә күрсәтелгән таләпләр турындагы мәгълүматлар һәм аңа теркәлгән хокукка мөнәсәбәттә ризасызлыклар турындагы билгеләр;
- ипотека һәм өлешләп төзүдә катнашуга теркәлгән гаризалар булуы турындагы объектлар һәм өлешләп төзүдә катнашучылар исемлеге белән булган мәгълүматлар.
Күчемсез милек объектына хокук күчү турындагы өземтә түбәндәге мәгълүматларны үз эченә ала:
- ХБДР язмалары нигезендә күчемсез милек объектының һәрбер хокук иясе турындагы;
- һәр хокук иясенә бирелгән хокук төре турындагы;
- хокукны дәләт теркәвенә алу яки аны туктатуның датасы һәм номеры турында.
 
Мөһим!
Әгәр дә Сез сезгә милек хокукында туры килә торган күчемсез милек өчен куркасыз икән, сез хокукның, чикләүнең (йөкләмәнең)  күчешен дәүләт теркәвенә алу, сезнеке булган күчемсез милек объектларына хокукның сезнең шәхси катнашыгыздан яки сезнең законлы вәкилегез катнашыннан башка туктатылуы  мөмкин булмавы турындагы гариза белән Росреестрга, Кадастр палатасына яки КФҮ мөрәҗәгать итә аласыз.
Мондый гариза турында ХБДРда язма булу башка зат (күчемсез милек объекты милекчесе яки аның законлы вәкиле булмаган зат)  тарафыннан әлеге күчемсез милек объектына хокук күчүне, хокук чикләнүне (йөкләмәне), хокук өзелү турында бирелгән гаризаны карамыйча кире кайтару өчен нигез булып тора.
 
Файдалы сылтамалар:
 
Россия Федерациясе дәүләт хезмәтләре порталы - https://uslugi.tatarstan.ru/
 
Контактлар:
 
Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе адресы: Казан, Авангард ур., 74 йорт, тел. 8 (843) 278-88-04.
Росреестрның телефон хезмәте үзәге 8 800-100-34-34 (Россия буенча шалтыратулар бушлай).
 
 
pdf
Скачать текст
PDF, 349.3 Кб

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International