2018 елның 13 июнендә министр урынбасары Мөхәррәм Ибәтов “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе президиумында катнашты. Анда ул җирле референдумда кабул ителгән карарларның үтәлмәве өчен административ җаваплылык турындагы мәсьәлә буенча чыгыш ясады.
Утырышта шулай ук шәхси хуҗалыклар өчен субсидияләрне түләү буенча вәкаләтләрне акчаларны субвенцияләр рәвешендә район бюджетларына юллау белән муниципаль районнар дәрәҗәсенә тапшыру, 2020 елдагы Бөтенроссия халык исәбен алуны оештыру һәм уздыру буенча Россия Федерациясе вәкаләтләрен җирле үзидарә органнарына тапшыру һәм башка мәсьәләләр буенча да фикер алыштылар.