Гражданнарга

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы (алга таба – Министрлык) түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча дәүләт системасында катнаша һәм гражданнарга Министрлык компетенциясенә караган мәсьәләләрдә, гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау буенча Россия Федерациясе законнарында һәм Татарстан Республикасы законнарында каралган тәртиптә телдән һәм язмача хокукый консультацияләр бирү рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтә.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча гражданнарны шәхсән кабул итү Министрлык хезмәткәрләре тарафыннан Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 нчы йорт, 104 нче бүлмә адресы буенча, бәйрәм көннәреннән кала көн саен (дүшәмбе – пәнҗешәмбе: 9.00-18.00, җомга: 9.00-16.45, төшке аш вакыты: 13.00-13.45) күрсәтелә.

Моннан тыш, түләүсез юридик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча 8(843)222-60-47 телефоннары аша да шалтыратырга була.

Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 24 маендагы ПУ-444 номерлы Указы белән расланган Татарстан Республикасы территориясендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасында катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге тәртибенең 15 пункты нигезендә, гражданин (аның законлы вәкиле) тарафыннан куелган мәсьәләләрне хәл итү түләүсез юридик ярдәм күрсәтү дәүләт системасында катнашучыларның башкасы компетенцияләренә караган очракта, кайсы органга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге һәм аның тәртибе мөрәҗәгать кергән көнне үк гражданинга шәхсән аңлатыла.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International