Балаларны тәрбияләү һәм карау белән бергә эшләү өчен шартлар тудыру максатыннан инвалид балаларның ата-аналарына кайбер гарантияләр бирелә. Россия Федерациясе Хезмәт Кодексының 262 статьясы инвалид балаларны карау өчен ата-ананың берсенә (опекунга, попечительгә), аның язма гаризасы буенча инвалид балаларны карау өчен, күрсәтелгән затларның берсе тарафыннан файдаланыла яки алар белән аларның теләге буенча бүленә ала торган дүрт түләүле ял көне бирүне күздә тота. Авыл җирендә эшләүче хатын-кызларга, хезмәт хакын саклап калмыйча, айга бер өстәмә ял көне аларның язма гаризасы буенча бирелергә мөмкин. Әгәр гаиләдә инвалид бала бер генә булмаса, ай саен бирелә торган өстәмә түләүле ял көннәре саны артмый. Гарантияләр хезмәт командировкаларына, эш сәгатеннән тыш эшләргә, төнге, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшләргә, эштән тыш эшләргә җәлеп итүгә бәйле рәвештә бирелә. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 259 статьясындагы 3 өлеше нигезендә, өстәмә ял көннәре белән беррәттән, инвалид балаларның ата-аналарына командировкага җибәрү, төнге, ял һәм эшләми торган бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп итү, эштән тыш эшкә җәлеп итү белән бәйле гарантияләр бирелә. Бары тик аларның язма ризалыгы белән генә, аларны алдан ук эш бирүче тәкъдимен үтәүдән баш тарту хокукы белән язмача гына таныштырып, эштән тыш эшләргә, командировкага җибәрергә мөмкин. Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 93 статьясы нигезендә, 18 яшькә кадәрге инвалид баланың атасына яки анасына аның үтенече буенча эш бирүче тулы булмаган эш вакытын билгеләргә тиеш. Шулай ук, Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 263 статьясы нигезендә инвалид балаларның ата-аналарына күмәк шартнамәләр нигезендә, хезмәт хакын саклап калмыйча, өстәмә отпуск бирелергә мөмкин.