Еш бирелә торган сораулар

Без икътисади класслы торак сатып алу мөмкинлеге туды дип ишеттек. Мондый торак алырга кем хокуклы?

“Торак төзелеше үсешенә ярдәм итү турында”  2008 елның 24 июлендәге161-ФЗ номерлы Федераль законда техник-икътисади күрсәткечләр һәм параметрлары әлеге торак биналарны эконом класслы торакка кертү шартларына туры килә торган торак биналар төзү каралган. Әлеге законны гамәлгә ашыру максатыннан, “Торак төзелеше үсешенә ярдәм итү турында” Федераль законны гамәлгә ашыруның кайбер мәсьәләләре турында” 2012 елның 25 октябрендәге 1099 номерлы РФ Хөкүмәте карары нигезендә, эконом класслы торак сатып алуга гражданнарның аерым категорияләре хокукларын тәэмин итү өлешендә эконом класслы торак сатып алу хокукына ия гражданнар категорияләре билгеләнде. Торак төзелешен үстерүгә ярдәм итү федераль фондының җир кишәрлекләренә түләүсез вакытлыча файдалануга яисә арендага бирелгән эконом класслы торак сатып алу хокукына ия булган гражданнарга социаль наем шартнамәләре буенча бирелә торган торак урыннарына мохтаҗлар буларак исәптә торучы йә мондый торак урыннарына мохтаҗ дип танылган, әмма яшәү өчен яраксыз торак урынында йә авария хәлендәге торак йортта яшәүчеләр исәптә тормаган гражданнар кертелде.

дәүләт яки муниципаль торак программаларында катнашучы һәм торак сатып алу яки төзү өчен социаль түләүләр алу хокукына ия күпбалалы (3 һәм аннан да күбрәк баласы булган) һәм яшь (35 яшькә кадәр) ата-аналар; хәрбиләрне торак белән тәэмин итүнең тупланма-ипотека системасында катнашучылар; барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары хезмәткәрләре; фән, мәгариф, мәдәният, социаль яклау, халыкны эш белән тәэмин итү, физкультура һәм спорт учреждениеләре хезмәткәрләре; шәһәр төзүче оешмалар, оборона-сәнәгать комплексы оешмалары, дәүләт фәнни үзәкләре, академик оешмалар, шулай ук фәнни эшчәнлек алып баручы дәүләт унитар предприятиеләре хезмәткәрләре. Югарыда санап үтелгән категорияләрнең берсенә яки берничәсенә караган гражданнар, эконом класслы торак сатып алу хокукын алу өчен, кайбер шартларга җавап бирергә тиеш: күрсәтелгән органнарда, учреждениеләрдә һәм оешмаларда 3 елдан да ким булмаган эш стажы булырга тиеш;

Карарның төгәл билгеләмәсе китерелә торган зур булмаган торак урынны яллаучы яисә милекче (яисә аларның гаилә әгъзалары) булырга; эконом класслы торак төзү өчен җир кишәрлеге бирү буенча аукцион үткәрелгән РФ субъекты территориясендә төп эш урыны булырга; әлеге Федераль закон нигезендә эконом класслы торак сатып алу хокукын гамәлгә ашыручы булмаска; шулай ук “Торак төзелеше үсешенә ярдәм итү турында” Федераль закон нигезендә төзелә торган торак-төзелеш кооперативлары әгъзалары булырга (квалификациялерәк таләпләргә җавап бирүче һәм мондый кооперативларга керү хокукына ия гражданнар категорияләре РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 9 февралендәге 108 номерлы карары белән билгеләнгән).

Әлеге карар нигезендә РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнарына 3 ай эчендә гражданнар исемлекләрен формалаштыру кагыйдәләрен билгели торган законнар кабул итәргә тәкъдим ителде (шул исәптән гражданнарны кертү чираты). “Торак төзелеше үсешенә ярдәм итү турында” Федераль законның 16.6 статьясын гамәлгә ашыру чаралары хакында” 2012 елның 28 декабрендәге 95-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән күпфатирлы йортларда, торак йортларда (шул исәптән индивидуаль торак төзелеше объектларында) торак урыннары алу хокукына ия гражданнар исемлекләрен формалаштыру кагыйдәләре һәм күрсәтелгән гражданнарны исемлеккә кертү тәртибе билгеләнә.

Сораулар исемлегенә кире кайту

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International