Дәүләт программалары чаралары үтәлешен тикшерү

2017 елның 6 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 6 сентябрендә  Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмати-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан республиканың Әтнә муниципаль районында“2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору, дәүләт хезмәткәрләренең эш урынында үзләрен тоту таләпләрен үтәү  һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләренең эше каралды, 2015-2020 елларга коррупциягә каршы муниципаль программа, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре өйрәнелде, шулай ук  районның рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтларын “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә урнаштыру һәм аларны тутырып баруга бердәй таләпләрне раслау турында” 225 номерлы карарына туры килүе өйрәнелде.

Тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре буенча район Советы аппараты җитәкчесе Р.Г.Галәветдинова һәм муниципаль район башлыгының  коррупциягә каршы тору эшләре буенча ярдәмчесе Л.М.Фәтхуллина белән  фикер алышынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International