Яңа 2008 ел белән котлау

2007 елның 31 декабре, дүшәмбе
Хөрмәтле хезмәттәшләр! Кадерле дуслар!
Сезне иң серле бәйрәм – Яңа ел белән кайнар котлыйбыз!
Сезгә һәм якыннарыгызга Яңа елны яхшы кәеф һәм өметләр белән каршылавыгызны телибез!
Яңа ел Сезгә тынычлык һәм иминлек, уңышлар һәм байлык, бетмәс көч һәм энергия алып килсен, иң матур хыялларыгыз тормышка ашсын, бәхетле киләчәккә ышанычыгыз ныгысын.
Сезгә бәхет, тугры дуслар, онытылмас Яңа ел очрашулары, мәхәббәт, кызыклы идеяләр һәм яңа елда теләкләрегез чынга ашуын телибез!
Өегездә татулык һәм иминлек хуҗа булсын, ә бәйрәм кәефе ел дәвамында сезне ташламасын!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International