2017 елның 15 сентябрендә “Корстон” ДСККда узган Kazan Legal 2017 Халыкара юридик форумы кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы пленар утырыш та узды.
Россия Федерациясенең Федераль Монополиягә каршы хезмәте җитәкчесе Игорь Артемьев Kazan Legal Халыкара юридик форумында катнашучыларга Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведевның сәламләү сүзләрен укып китте.
Рөстәм Миңнеханов Каzan Legal форумында катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзендә дәүләт һәм бизнес мәнфәгатьләрендә балансны сакларга кирәклеген ассызыклап китте. “Закон инвесторларның хокукларын яклауны гарантияләргә тиеш, әмма шул ук вакытта хокуклардан ямьсез файдалануга юл куелмаска тиеш”, - диде ул.
Чарада шулай ук Россия Федерациясе Президенты кашындагы Эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов, “Егоров, Пугинский, Афанасьев и партнеры” Адвокатлык бюросының партнерлар комитеты рәисе Дмитрий Афанасьев, Европа Советы гадел хөкеме нәтиҗәлелегенә Европа комиссиясе рәисе Георг Штава, Россия юристлар ассоциациясе идарәсе рәисе Владимир Груздев, Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин һәм башкалар катнашты.
Kazan Legal 2017 Халыкара юридик форумы Казанда 14 сентябрьдән 16сына кадәр уза. Чарада катнашуга 1000 делегаттан заявка килгән, алар арасында 35 илдән чит ил вәкилләре һәм Россиянең 35 төбәгеннән вәкилләр бар.