2017 елның 15 сентябрендә Kazan Legal 2017 халыкара юридик форумы кысаларында Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин, Россия фәннәр академисе вице-президенты, Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева, Россия Федерациясе Конституция суды судьясы Гадис Гаджиев, “Егоров, Пугинский, Афанасьев и партнеры” адвокатлык бюросы партнеры Дмитрий Степанов һәм Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе Фәрхат Хөснетдинов катнашында брифинг узды.
Брифингта Россия Федерациясе Конституция суды каршында нинди бурычлар торуы, аның Россиянең хокукый системасын үстерүдә төп векторларны билгеләүдә булган роле буенча фикер алышынды.
Министр “Институт перераспределения полномочий между органами государственной власти и местного самоуправления как новый механизм организации публичной власти” темасына доклад белән чыгыш ясады.