Юстиция министрлыгы коллективы “Милләтләр кроссы – 2017” чарасында катнашты

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

2017 елның 16 сентябрендә Казанда “Милләтләр кроссы – 2017” бөтенроссия йөгерү көненең үзәк стартлары узды.

“Милләтләр кроссы” – Россия күләмендә уздырыла торган иң масштаблы чараларның берсе. Ел саен ул спортка битараф булмаган төрле яшьтәге һәм төрле әзерлек дәрәҗәсендәге меңләгән кешеләрне берләштерә.

Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин Министрлык хезмәткәрләре белән берлектә бу масштаблы чарада актив катнашты.

Ярышларда 20750 кеше катнашты. Йөгерешләр Үзәк стадион янындагы мәйданда уздырылды, трасса Кремль яры буенча сузылды.

Яр буе трассасына беренче булып 2 км га ГТО нормаларын тапшыручы мәктәп укучылары чыкты. Алар артыннан профессиональ спортчылар йөгерде, аларга 8, 6 һәм 4 чакрым узарга кирәк иде.

Рәсми йөгерешләр узганнан соң чараны ачу тантанасы булды, анда җыелганнарга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Василь Шәйхразиев һәм Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов сламләү сүзләре белә мөрәҗәгать иттеләр.

Аннан соң федераль һәм республика башкарма органнары җитәкчеләре йөгерешкә чыкты. Моннан тыш 1 км га йөгерешләр республика министрлыклары һәм ведомстволары хезмәткәрләре, 2008 елдан соң туган балалар арасында, 35 яшьтәгеләр һәм аннан өлкәнрәкләр арасында, Пенсионерлар берлеге әгъзалары арасында, Казан шәһәре һәм ТРның югары һәм урта махсус белем бирү уку йортлары студентлары арасында да узды. Быел беренче тапкыр мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында да йөгереш уздырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International