Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

2017 елның 27 сентябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры килүләренә  аттестацияләү комиссиясе утырышы үткәрелде.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалын, функциональ бурычларын үтәүгә булган әзерлеген ачыклау максатыннан уздырыла. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үзе биләгән вазыйфага туы килү-килмәвен ачыклаудан гыйбарәт.

Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән 4 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең тиешле вазыйфаларына туры киләләр дип табылды, 2 аттестацияләнүче – үз вазыйфаларына туры килүчеләр -вазыйфаи үсү тәртибендә кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителделәр, 1 аттестацияләнүче – өстәмә профессиональ белем алган очракта үз вазыйфасына туры килә дип, тагын 1 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең үзе биләгән вазыйфасына туры килми дип табылды.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин һәм Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International