Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллинның Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан котлавы

2017 елның 1 октябре, якшәмбе

Өлкән буынга тирән ихтирам белән мөрәҗәгать итеп, аларны Халыкара өлкәннәр көне – игелек һәм зирәклек бәйрәме белән тәбрик итәм! 

Бу көнне шатлык-куанычлар һәм авырлыклар, югалтулар һәм табышлар  тулы тормышта күпне күргән, буыннар чылбырын тоташтырып, алдагы буыннарның гореф-гадәтләрен безгә җиткерүче, яшь буынга ватанпәрвәрлек, үз эшенә бирелгәнлек һәм оптимистлык хисләрен тапшыручы өлкәннәрне хөрмәтләү көне. Өлкәннәрне һәр заманда да хөрмәт иткәннәр, аларның киңәшләренә колак салганнар, ә алар турында кайгырту исә яшь буынның изге бурычы булып тора. 

Сез безне үз көчебезгә ышанырга, тәртипне һәм гаделлекне хөрмәт итәргә, якты киләчәккә өметләнергә өйрәтәсез. Сезнең белем һәм бай тәҗрибә яшьләр инициативасы белән беррәттән өлкәннәр зирәклеге кирәк булган заманча шартларда бик мөһим. 

Сезгә нык сәламәтлек, бәхет, җан җылысы һәм озын гомер телим. Йортларыгызда һәрчак тынычлык, иминлек хөкем сөрсен, әйләнә-тирәдәгеләрнең хөрмәтен, ихтирамын тоеп яшәгез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International