Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2017 елның 1 октябреннән норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча экспертларның ел саен үткәрелә торган республика конкурсына гаризалар кабул ителү турында белдерә.
Конкурста катнашуга гаризалар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2015 елның 14 декабрендәге 943 номерлы карары белән расланган формада кабул ителә. Гариза формасы “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының рәсми сайтында “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә “Норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы бәйсез экспертиза үткәрү буенча экспертларның ел саен үткәрелә торган республика конкурсы” бүлекчәсендә урнаштырылган.
Гаризага теркәлә:
бәйсез эксперт сыйфатында аккредитацияләнү турында таныклык күчермәсе;
юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан өземтә (юридик затлар өчен);
Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының 2011 елның 21 октябрендәге 363 номерлы карары белән расланган фомадагы бәяләмәләр күчермәләре, ачыкланган коррупциоген факторлар һәм аларны бетерү юллары күрсәтелеп;
бәяләмәләрне карап тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының, Татарстан Республикасындагы дәүләт органнарының, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарының һәм аларның вазыйфаи затларының мотивлаштырылган җаваплары күчермәләре.
Документлар 2017 елның 1 октябреннән 30ына кадәр Казан шәһәре, Кремль урамы, 16 йорт, 4 кат, 404 бүлмә адресы буенча кабул ителәчәк.
Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дән 18.00, җомга 9.00 дән 16.45 сәгатькә кадәр.
Телефоннар: 223-02-26, 292-14-48.