“HR-практикум” стажировкасында катнашучылар белән очрашу

2017 елның 20 октябре, җомга

2017 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “HR-практикум” стажировкасында катнашучылар белән очрашу узды. Ул Россия Федерациясенең сигез субъектының (Волгоград, Ростов, Тамбов һәм Ленинград өлкәләре, шулай ук Ставрополь крае, Кырым, Башкортостан һәм Марий Эл) дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының кадрлар хезмәте хезмәткәрләре өчен оештырылган иде.

Кунакларны министрның беренче урынбасары А.Г.Галимов, министр урынбасарлары М.М.Ибәтов, Н.В.Рагозина каршы алдылар һәм министрлык буйлап таныштыру экскурсиясе уздырдылар, экскурсия барышында анда катнашучылар дәүләт органы структурасы, аның төп бурычлары һәм функцияләре турында мәгълүматлар алдылар.

GMC Consulting компаниясе генераль директоры Г.Ю.Маштакова башкарма хакимият органнары эшчәнлеген бәяләү системасын презентацияләде. Әлеге бәяләү системасы дәүләт хакимияте органы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген квартал саен бәяләргә генә түгел, ирешелгән төп күрсәткечләр нигезендә стимуллаштыручы түләүләр билгеләргә дә мөмкинлек бирә.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар һәм дәүләт хезмәте департаментының дәүләт хезмәте үсеше бүлегенең баш советнигы Л.Р.Низамова, GMC Consulting компаниясенең проектлар бүлеге җитәкчесе  З.К.Галиева, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.А.Беденьгов катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International