Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган ачык лекция

2017 елның 20 октябре, җомга

2017 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин Татарстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган ачык лекция уздырды. Чара Тәтеш муниципаль районы администрациясенең зур залында, район башлыгы Р.Х.Сафиуллов, шулай ук структур бүлекчәләр башлыклары, авыл җирлекләре башлыклары, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре,тарих һәм җәмгыять белеме фәннәрен укытучылар һәм Тәтеш муниципаль районының хезмәт коллективлары вәкилләре катнашында узды.

Үз чыгышында Р.И.Заһидуллин Конституциянең республиканың төп законы буларак хокукый әһәмиятлелеген һәм Татарстанның Конституцион нигезләрен өйрәнергә кирәклеген әйтте. Лекция Татарстан Республикасы Конституциясен эшләү һәм кабул итү этапларын яктырткан һәм аның 25 еллыгына багышланган видеороликны һәм “Татарстан Республикасы, 2016 ел йомгаклары” видеоролигын күрсәтеп алып барылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International