2017 елның 26-27 октябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар үткәрелде.
Конкурста 27 кеше катнашты.
Конкурс комиссиясе карары белән конкурсларда җиңүчеләр булып танылдылар:
Әбелханова Миләүшә Мөбарәкҗан кызыТатарстан Республикасы Казан шәһәре Яңа Савин суд районы буенча 6 нчы суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;
Антонникова Ирина Владимировна Татарстан Республикасы Әлмәт суд районы буенча җәмәгать судьялары аппаратлары консультанты вазыйфасына;
Спиридонова Екатерина Александровна Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 7 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;
Сафиуллина Эльмира Фәнил кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 10 нчы суд участогының җәмәгать судьясы аппараты консультанты вазыйфасына;
Вафина Венера Рәфкать кызы Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 11 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Закирова Гөлзия Илһам кызы Татарстан Республикасы Буа суд районы буенча 2 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Мортазина Наталья Львовна Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 12 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Сергеенко Юлия Владимировна Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 5 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Хәсәншина Эльвира Роберт кызы Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 8 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Хафизова Лариса Валерьевна Татарстан Республикасы Менделеевск суд районы буенча 2 нче суд участогының җәмәгать судьясы аппараты суд утырышы секретаре вазыйфасына;
Борисова Наталия Дмитриевна 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Чүпрәле суд районы буенча җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Ловчева Людмила Владимировна 2 разрядлы өлкән белгеч - Татарстан Республикасы Казан шәһәре Киров суд районы буенча 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының канцелярия мөдире вазыйфасына;
Конкурс комиссиясе тарафыннан Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының вазыйфаларның өлкән төркеменә караган кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителделәр: Әшрәфҗанов Булат Рамил улы, Гыйльфанова Әдилә Әюп кызы, Степанова Ольга Сергеевна һәм Хәбирова Эльвира Рафаил кызы.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, Казан (Идел буе) федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы профессоры, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе А.Г. Гатауллин катнаштылар.