Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2017 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

2017 елның 1 ноябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 7 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы һәм 7 дәүләт хезмәткәренә аттестация уздыру комиссиясе утырышы үткәрелде.

Квалификация имтиханы граждан хезмәткәрләренең белемнәрен, осталыгын (профессиональ дәрәҗәсен) бәяләү максатыннан уздырыла һәм аның нәтиҗәләре буенча комиссия граждан хезмәткәре имтиханны бирде һәм чираттагы класслы чинга лаек яки дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын бирә алмады дигән карар кабул итә.

Аттестацияләү комиссиясе тарафыннан 7 дәүләт хезмәткәре дә квалификация имтиханын бирделәр һәм үз вазыйфалары нигезендә класслы чиннар алуга хаклылар дип табылдылар.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалын, функциональ бурычларын үтәүгә булган әзерлеген ачыклау максатыннан уздырыла. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үзе биләгән вазыйфага туы килү-килмәвен ачыклаудан гыйбарәт.

Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән 5 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең тиешле вазыйфаларына туры киләләр дип табылды, 1 аттестацияләнүче – үз вазыйфаларына туры килә дип табылды һәм вазыйфаи үсү тәртибендә кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителде, 1 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең үзе биләгән вазыйфасына туры килми дип табылды.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич катнаштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International