2017 елның 8 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының 6 дәүләт хезмәткәренә квалификация имтиханы һәм 8 дәүләт хезмәткәренә аттестация уздыру комиссиясе утырышы үткәрелде.
Квалификация имтиханы граждан хезмәткәрләренең белемнәрен, осталыгын (профессиональ дәрәҗәсен) бәяләү максатыннан уздырыла һәм аның нәтиҗәләре буенча комиссия граждан хезмәткәре имтиханны бирде һәм чираттагы класслы чинга лаек яки дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын бирә алмады дигән карар кабул итә.
Аттестацияләү комиссиясе тарафыннан 1 дәүләт хезмәткәре квалификация имтиханын бирде һәм үз вазыйфасы нигезендә класслы чин алуга хаклы дип табылды.
Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалын, функциональ бурычларын үтәүгә булган әзерлеген ачыклау максатыннан уздырыла. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үзе биләгән вазыйфага туы килү-килмәвен ачыклаудан гыйбарәт.
Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән 4 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең тиешле вазыйфаларына туры киләләр дип табылды, 5 аттестацияләнүче – үз вазыйфаларына туры килә дип табылдылар һәм вазыйфаи үсү тәртибендә кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителделәр, 2 аттестацияләнүче өстәмә профессиональ белемне уңышлы рәвештә алган очракта дәүләт граждан хезмәтенең үзе биләгән вазыйфасына туры килә дип табылдылар.
Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин катнаштылар.