Аттестацияләү комиссиясе утырышы нәтиҗәләре

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

2017 елның 14 ноябрендә  Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 8 дәүләт хезмәткәренә аттестация уздыру комиссиясе утырышы үткәрелде.

Дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү аларның профессиональ потенциалын, функциональ бурычларын үтәүгә булган әзерлеген ачыклау максатыннан уздырыла. Гамәли нигездә аттестацияләүнең төп максаты хезмәткәрнең үзе биләгән вазыйфага туы килү-килмәвен ачыклаудан гыйбарәт.

Тавыш бирүләр нәтиҗәләре буенча комиссия карары белән 7 аттестацияләнүче дәүләт граждан хезмәтенең тиешле вазыйфаларына туры киләләр дип табылды, 1 аттестацияләнүче – үз вазыйфасына туры килә дип табылды һәм вазыйфаи үсү тәртибендә кадрлар резервына кертелүгә тәкъдим ителде.

Комиссия утырышында бәйсез экспертлар буларак Татарстан Республикасы дәүләт гражданлык хезмәте ветераны В.П.Ганчурин, “Россия юристлар ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге аппараты советы әгъзасы М.Х.Вафин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Казан (Идел буе) федераль университетының конституциячел һәм административ хокук кафедрасы профессоры А.Г.Гатауллин, Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты - КАИ Икътисад, идарә һәм социаль технологияләр институтының хокук кафедрасы доценты В.А.Гуревич катнаштылар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International