2017 елның 13 ноябрендәге 79 -ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән “Татарстан Республикасында шәһәр төзелеше эшчәнлеге турында” 2010 елның 25 декабрендәге 98-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына, аны федераль законнарга туры китерү максатыннан, үзгәрешләр кертелде.
Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексы нигезләмәләренә, шул исәптән территорияләрне планлаштыру буенча документларны тикшерүне һәм раслауны гамәлгә ашыру тәртибен һәм срокларын аныклау өлешендә дә федераль дәрәҗәдә төзәтмәләр кертелгән (“Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексына үзгәрешләр кертү һәм Россия Федерациясенеңа закон актларының аерым нигезләмәләрен үз көчләрен югалткан дип тану турында”).
Шундый ук үзгәрешләр шәһәр төзелеше эшчәнлеге турындагы республика законнарына да кертелгән. Кертелгән үзгәрешәрне исәпкә алып, республиканың башкарма хакимиятенең шәһәр төзелеше өлкәсендә вәкаләтле органының территорияне кабат планлаштыру буенча документларнытикшерүне гамәлгә ашыру вакыты 30 көннән 25 көнгә кадәр, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының әлеге документларны раслау срогы – 14 көннән 5 көнгә кадәр кыскартылган.
Территорияне кабат планлаштыру буенча документларны бастырып чыгаруны тәэмин итү һәм мондый документация турындагы мәгълүматларны муниципаль берәмлек сайтында бастырып чыгару җирле үзидарәнең вәкаләтле органына йөкләнгән.
79-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы 2017 елның 13 ноябреннән үз көченә керде.