Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм көнен уздыру нәтиҗәләре

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

2017 елның Бөтендөнья бала көнен  уздыру көне дип билгеләнгән 20 нче ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә ел саен Балаларга хокукый ярдәм көне уздырыла.

Бу көнне Татарстан Республикасының муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында балаларның хокукларын гамәлгә ашыруга һәм аларны яклауга, опеканың юридик аспектларына һәм балалар – ата-аналар мөнәсәбәтләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча лекцияләр һәм семинарлар, шулай ук ятим балаларга, ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларга һәм ятим балалар һәм ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балалар арасындагы затларга,   ата-ана кайгыртуыннан мәхрүм калган балаларны үз гаиләләренә алырга теләүчеләргә, балаларны уллыкка-кызлыкка алучыларга, инвалид балаларга, шулай ук аларның законлы вәкилләренә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча чаралар уздырылды.

Республикада 69дан артык консультация бирү үзәкләре эшләде, меңнән артык кеше аларга килеп квалификацияле юридик ярдәм алды.

Хокукый агарту дәресләрендә 68 меңнән артыграк мәктәп укучысы катнашты.

2017 елның 21 ноябрендә Казанның  “Татарстан халыклары дуслыгы  йортында” алда әйтелгән максатчан  төркемнәргә түләүсез юридик  ярдәм күрсәтү чарасы уздырылды.

Чарада Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе, Татарстан Республикасының Адвокатлык һәм Нотариаль палаталары, Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе һәм опека һәм попечительлек идарәсе вәкилләре катнаштылар.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Бөтенроссия Балаларга хокукый ярдәм көнен оештыруда һәм уздыруда актив катнашканнарның барысына да рәхмәтен белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International