2017 елның 9 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кече залында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең иҗтимагый ярдәмчеләре, хокук яклау буенча иҗтимагый оешмалар вәкилләре, галимнәр һәм кеше хокукларын һәм ирекләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча эшләр башкаручы экспертлар белән очрашты.
Очрашуны ачып, Фәрит Мөхәммәтшин кеше хокукларын яклау һәр заманда да барлык документларның өстенлекле юнәлеше булып калуын ассызыклады. Республикада хокук саклау эшчәнлеген тәэмин итүгә кеше хокукларын, балалар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилләрнең тулы бер институты эшчәнлеге юнәлдерелгән. Булган резервлар һәм җитешсезлекләргә карамастан, җәмәгатьчелек һәм хакимият институтларының активлыгы аркасында, кеше һәм гражданин хокукларын яклау буенча Татарстан федераль дәрәҗәдә лидерларның берсе булып тора.
Татарстан Республикасы юстиция министры Рөстәм Заһидуллин очрашуда “2014-2018 елларда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча стратегияне гамәлгә ашыру турында” темасына доклад белән чыгыш ясады. Әлеге стратегик документ Европа илләренең алдынгы тәҗрибәсенә таянып, Россия Федерациясендә беренче тапкыр эшләнгән.
Үз чыгышында Рөстәм Заһидуллин 2014-2018 елларда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча стратегияне гамәлгә ашыруның төп максатларын һәм бурычларын билгеләде. Министр стратегия хокук һәм ирекләрне гарантияләп кенә калмыйча, дәүләт хакимияте органнарына, алар тарафыннан гражданнар үзләренең конституциячел хокукларын гамәлгә ашырсыннар өчен шартлар тудырылсын өчен зур мөмкинлекләр дә бирә, республикада тотрыклылыкны саклауга юнәлтелгән документ булып тора дип белдерде.
Җәмгыятебезнең үсеше, республиканың һәм гомумән алганда дәүләтнең тотрыклылыгы кеше хокуклары һәм ирекләре өлкәсенең торышы, аның сакланганлык һәм гарантияләре дәрәҗәсеннән һәм һәр субъектның әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәтенә бәйле.