Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан ел саенТатарстан Республикасы суд участокларының җәмәгать судьялары аппаратлары арасында “Суд процессында катнашучыларга СМС-хәбәрләр җибәрүнең иң яхшы оештырылышы” конкурсы уздырыла.
Конкурс Татарстан Республикасы суд участокларының җәмәгать судьялары аппаратлары эшендә суд процессында катнашучыларга СМС-хәбәрләр юллау эшен активлаштыру максатыннан уздырыла. Бу бюджет акчаларын янга калдырырга да ярдәм итә.
Конкурс агымдагы елның 15 февраленнән 30 ноябренә кадәр узды. Конкурс комиссиясе утырышы нәтиҗәләре буенча конкурс җиңүчеләре дип танылдылар:
I урын – Татарстан Республикасы Түбән Кама суд районы буенча 7 нче суд участогы;
II урын – Татарстан Республикасы Зәй суд районы буенча 1 нче суд участогы;
III урын – Татарстан Республикасы Лаеш суд районы буенча 1 нче суд участогы.
Конкурс җиңүчеләренә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырылачак.