Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы

2017 елның 25 декабре, дүшәмбе

2017 елның 22 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссия утырышы узды, анда түбәндәгеләр каралды:

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының урындагы затлары эшчәнлегендәге коррупцион күренешләр турындагы ММЧ ларда, “Интернет” челтәрен дә кертеп, урнаштырылган, шулай ук гражданнардан һәм юридик затлардан алынган мөрәҗәгатьләрдәге мәгълүматларны мониторинглау нәтиҗәләре; Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2017 елда “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупция торышы турында иҗтимагый сораштыру” темасы буенча уздырылган социологик тикшеренүләр нәтиҗәләре; Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында коррупцион шартларны кыскарту буенча күрелгән чаралар турында, шулай ук дәүләт граждан хезмәтенә эшкә алынганда дәүләт граждан хезмәте турындагы закон таләпләрен үтәү, Министрлыкның дәүләт граждан хезмәткәрләренең эшкуарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә алмаулары мәсьәләләре; юридик затлар атамаларында Татарстан Республикасының рәсми атамаларын файдалануга рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү мәсьәләләре; җирле үзидарә органнарының аларга тапшырылган дәүләт вәкаләтләрен гамәлгә ашыруларына күзәтчелек итү барышында коррупциягә каршы тору буенча законнарның үтәлеше мәсьәләсе; муниципаль норматив хокукый актлар регистрыннан өземтәләр бирү буенча дәүләт хезмәтен күрсәтү турындагы мәсьәлә.

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча комиссиянең 2017 елдагы эшенә нәтиҗәләр ясалды, 2018 елга эш планы проекты каралды.

Комиссия утырышында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары, Комиссия рәисе урынбасары А.Г.Галимов, финанс бүлеге башлыгы Г.Ф.Мөхәммәтдинова, норматив хокукый актларны теркәү һәм Министрлык эшчәнлеген хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы Э.И.Слепнева, җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль

регистрны алып барубүлеге башлыгы Р.У.Гарипов, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының территориаль оештырылыш һәм җирле үзидарә өлкәсендә күзәтчелекне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы  Г.И.Касыймова, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлегенең  әйдәп баручы консультанты, коррупцион һәм башка төр хокук бозуларны профилактикалау эше өчен җаваплы зат, Комиссия секретаре М.Д.Сөләйманов  чыгыш ясадылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International