2018 елның 20 февралендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз бишенче утырышында катнашты.
Утырыш барышында Татарстан Республикасы юстиция министры парламентарийларга “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнары турында” 2005 елның 6 апрелендәге 64-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы законына төзәтмәләрне тәкъдим итте.
Закон проекты тарафыннан башкарма хакимиятнең республика органнарының кеше һәм гражданинның хокукларына, ирегенә һәм йөкләмәләренә кагылышлы булган яки оешманың хокукый статусын билгели яки бу законның гамәлдәге редакциясендә әйтелгәнчә, ведомствоара характерда булган норматив актларына гына түгел, ә норматив характерда булган барлык актларына мөнәсәбәттә аларны дәүләт теркәвенә алуны кертү карала.
Моннан тыш Законның Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгын Татарстан Республикасының норматив хокукый актларының бердәм банкын формалаштыруга һәм алып баруга вәкаләтле Татарстан Республикасының башкарма органы буларак билгеләү өлешендәге нигезләмәләренә дә, “Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы турында” 2002 елның 8 маендагы 352-ПУ номерлы Татарстан Республикасы Президенты Указының үз көчен югалткан дип танылуы сәбәпле, төзәтмәләр кертелгән.
“Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең башкарма органнары турында” Татарстан Республикасы Законының 43 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” закон проекты өч укылышта кабул ителде