Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссияләрнең җаваплы секретарьлары өчен белем бирү семинары

2018 елның 13 марты, сишәмбе

12 марттан 13енә кадәр Дәүләт идарәсе һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә “Балигъ булмаганнарның күзәтүчесезлеген һәм хокук бозуларны профилактикалау” кыска сроклы белем бирү модуле узды. Программаның максатчан аудиториясе – балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча муниципаль комиссияләрнең җаваплы секретарьлары һәм белгечәре.

Белем бирү кысаларында тыңлаучылар ата-аналарның балаларны карау, тәрбияләү һәм укыту өлкәсендәге яңалыклар белән таныштылар, хокук бозуларның әлеге төрләре буенча киңәйтелгән статистика белән таныштылар,  балалар белән реабилитация эшләренең, шулай ук балаларның үзләрен суицидаль тотышларын профилактикалауның яңа алымнарын һәм формаларын өйрәнделәр.

13 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Р.Г.Ногманов, Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов,  балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре И.Х.Гарифуллина һәм Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы вәкилләре катнашындагы түгәрәк өстәл узды.

Балаларның тормышлары һәм хокукый якланышлары өлкәсендәге  дәүләт органнарында һәм җәмгыятьтә зур тынгысызлык уята торган кыенлыклар (социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр һәм балалар саны арту, социаль ятимлек, күзәтүчесезлек, җинаятьчелек, дини экстремизм, яшүсмерләр һәм яшьләр арасында наркомания) буенча фикер алышынды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International