Татарстан Республикасының 2018 елның 16 мартындагы 10-ТРЗ номерлы Законы белән “Татарстан Республикасында җирле үзидарә турында” Татарстан Республикасы Законының 15, 16, 17, 35 статьяларына үзгәрешләр кертелде.
Закон 2018 елның 16 мартында http://pravo.tatarstan.ru. Татарстан Республикасы Хокукый мәгълүмат рәсми порталында бастырып чыгарылган.
Закон тарафыннан юл хуҗалыгы, территорияләрне төзекләндерү, каты көнкүреш калдыклары белән эш итү, волонтерлык хәрәкәтенә ярдәм өлкәләрендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләр аныкланган.
Халыкның җирле үзидарә оештыруда катнашуының яңа формасы – халык белән фикер алышу кертелгән.
Авыл җирлеге яки шәһәр округы составына керә торган торак пунктлар территориясендә яшәүче гражданнарга үзара салым акчаларын билгеләү һәм алардан файдалану мәсьәләләре буенча гражданнар җыенын уздыру мөмкинлеге карала (элегрәк бу мәсьәләләр барлык муниципаль берәмлек территорясендә уздырыла торган җирле референдумнарда (гражданнар җыеннарында) хәл ителә иде).
Закон, Законның 2 статьясы нигезендә аларның үз көчләренә керүенә башка сроклар каралган нигезләмәләреннән кала, рәсми рәвештә басылып чыгуына 10 көн узганнан соң үз көченә керә.