Җирле үзидарә органнарының юридик хезмәтләре хезмәткәрләре өчен видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары

2018 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

2018 елның 29 мартында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов рәислегендә “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында”. Муниципаль берәмлекләр уставларын гамәлдәге законнарга туры китерү” 2003 елның 6 октябрендәге 131-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләргә күзәтү” темасына видеоконференцэлемтә режимындагы белем бирү семинары узды.

Семинарда шулай ук докладлар белән Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы идарәсе башлыгы урынбасары  А.И.Галәветдинов, Татарстан Республикасы Прокуратурасының норматив хокукый актларның законлылыгына күзәтчелек бүлеге прокуроры  М.А.Филиппова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокукый идарәсенең конституциячел законнар бүлеге баш советнигы В.Б.Сәгадиева, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм бүлеге башлыгы М.А.Пашкова түбәндәге темалар буенча чыгыш ясадылар:

- “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре уставларын дәүләт теркәвенә алуның актуаль мәсьәләләре”;

- “Федераль законнардагы муниципаль хокукый базага төзәтмәләр кертүне таләп итүче үзгәрешләр турында”;

- “Җирле үзидарәне оештыруны камилләштерү мәсьәләләре турында Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында федераль закон проектына анализ”;

- “Җирле үзидарә турындагы законнардагы соңгы үзгәрешләргә күзәтү”.

Семинарны йомгаклап, М.М.Ибәтов каралган теманың мөһимлеген билгеләп узды һәм җирле үзидарә органнарын җирле үзидарә турындагы законнардагы үзгәрешләрне үз вакытында карап, муниципаль берәмлекләр уставларын, муниципаль норматив хокукый актларны тиешле тәртипкә китерергә чакырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International