2018 елның 10 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында “HR-практикум” стажировкасында катнашучылар белән очрашу узды. Ул Россия Федерациясенең (Свердловск, Кострома, Төмән өлкәләре) дәүләт хакимияте органнарының һәм җирле үзидарә органнарының кадрлар хезмәте хезмәткәрләре өчен оештырылган иде.
Кунакларны министр урынбасары М.М.Ибәтов каршы алды. Министрлык бинасы буйлап ясалган таныштыру экскурсиясе вакытында анда катнашучылар дәүләт органы структурасы, аның төп бурычлары һәм функцияләре турында мәгълүматлар алдылар.
GMC Consulting компаниясе генераль директоры Г.Ю.Маштакова “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләре нәтиҗәлелегенең төп күрсәткечләрен бәяләү системасы” Татарстан Республикасында эшләтеп җибәрелгән пилот проектын презентацияләде. Әлеге бәяләү системасы дәүләт хакимияте органы эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген квартал саен бәяләргә генә түгел, ирешелгән төп күрсәткечләр нигезендә стимуллаштыручы түләүләр билгеләргә дә мөмкинлек бирә.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар һәм дәүләт хезмәте департаменты җитәкчесе урынбасары - дәүләт хезмәте үсеше бүлеге мөдире Р.Г.Мифтахова, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар һәм дәүләт хезмәте департаменты дәүләт хезмәтен үстерү бүлегенең баш советнигы А.Д.Черемушкин, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы урынбасары Н.М.Тарасова, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты И.М.Мингалимов катнаштылар.