Мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм булдырмау чаралары буенча эш киңәшмәсе узды

2018 елның 12 апреле, пәнҗешәмбе

2018 елның 12 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов рәислегендә дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә оганнары ведомствосында булган оешмаларда мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм булдырмау чаралары буенча эш киңәшмәсе узды.

 Киңәшмәдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М.Ибәтов, Идарә башлыгы урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт буенча идарәсенең коррупциягә каршы мониторинглау бүлеге мөдире И.Н.Гущин,  Татарстан Республикасы Президентының коррупциягә каршы сәясәт буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире А.Ю.Панкратов, Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы тору буенча законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге прокуроры А.М.Сәгыйтьҗанов, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының юридик бүлеге башлыгы Р.Г.Миңнегулов, “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясенең юридик бүлегенең баш белгече А.В.Әхмәтвәлиева катнаштылар.

Киңәшмә нәтиҗәләре буенча дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары ведомстволарында булган оешмаларда мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу һәм булдырмау чараларын күздә тоткан, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр советы” ассоциациясе тарафыннан эшләнгән актлар проектлары һәм күрсәтмәләрне киңәшмәдә катнашучыларның тәкъдимнәрен исәпкә алып эшләп бетерү кирәклеге турында карар кабул ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International