2018 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Мөслим муниципаль районына чыктылар.
Районга чыгу кысаларында җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы А.Н. Ханеня тарафыннан район муниципаль берәмлеге уставларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, судларда җирле үзидарә органнарының мәнфәгатьләрен яклаук буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.
Урындагы затлар белән практик эшчәнлек барышында очраша торган мәсьәләләр буенча фикер алышынды, консультатив ярдәм күрсәтелде, эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан күрсәтмәләр бирелде.
Җирле үзидарә өлкәсендә норматив хокукый эш һәм муниципаль регистрны алып бару бүлегенең әйдәп баручы советнигы Э.Н. Мәрданова тарафыннан Мөслим муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керә торган авыллардан Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлары исемлегенә кертер өчен кирәк булган мәгълүматны җыю буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен үтәүләренә тикшерү оештырылды.
Мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече А.М. Зарифҗанов тарафыннан республиканың Мөслим муниципаль районында “Татарстан Республикасында 2015-2020 елларга коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чаралары үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.
Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору буенча эшләрне координацияләү комиссиясе, муниципаль хезмәткәрләрнең эш урыннарында үзләрен тоту таләпләрен үтәүләре һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләренең эшчәнлек мәсьәләләре өйрәнелде, 2015-2020 елларга муниципаль коррупциягә каршы программа, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыру мәсьәләләре каралды, шулай ук районның рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенеңТатарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Интернет” мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарының рәсми сайтларын урнаштыруга һәм тутыруга бердәм таләпләрне раслау турында” 2013 елның 4 апрелендәге 225 номерлы карарына туры килүен өйрәнделәр.