Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби бәрелешләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү

2018 елның 28 апреле, шимбә

1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан  сугышында Җиңүнең 73 еллыгы бәйрәме  якынлашкан көннәрдә “Татарстан  Республикасы гражданнарына түләүсез  юридик ярдәм күрсәтү турында”  Татарстан Республикасы Законын  гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан  Республикасы Юстиция министрлыгы  тарафыннан 2018 елның 27 нче апрелендә  Бөек Ватан сугышы ветераннарына, хәрби бәрелешләрдә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү оештырылды.

Чарада Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Россия Федерациясе социаль иминләштерү фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Казан шәһәре башкарма комитетының Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, Казан шәһәре башкарма комитетының торак сәясәте идарәсе комитеты вәкилләре, шулай ук адвокатлар һәм нотариуслар катнашты.

Ветераннарны кызыксындырган сораулар аерым алганда җир һәм торак законнарына, социаль һәм пенсия тәэмин ителешенә кагылышлы иде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең барысына да телдән һәм язмача хокукый консультация бирү,  хокукый характердагы документлар төзүдә  ярдәм  рәвешендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International