Казан шәһәре Яңа Савин һәм Идел буе суд районнары җәмәгать судьялары суд участокларында киңәшмәләр узды

2018 елның 21 июне, пәнҗешәмбе

2018 елның 19 һәм 20 июнь көннәрендә Казан шәһәре Яңа Савин (район суды рәисе А.Н.Ковальчук катнашында) һәм Идел буе суд районнары җәмәгать судьялары аппатарлары хезмәткәрләре һәм җәмәгать судьялары белән киңәшмәләр узды.

Киңәшмәләрдә Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы А.В. Воробьев, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы И.Ф. Вафин катнаштылар.

Эшлекле очрашулар барышында җәмәгать судьялары суд участоклары эшчәнлекләренең актуаль һәм четерекле мәсьәләләре, аерым алганда, бюджет акчаларын почта чыгымнарына рациональ сарыф итү, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең башкарма дисциплина мәсьәләләре, җәмәгать судьялары аппаратлары хезмәткәрләренең гамәл кылмауларына шикаятьләр, матди-техник һәм кадрлар тәэмин ителеше буенча фикер алыштылар.

Уздырылган киңәшмәләр нәтиҗәләре буенча ТР Юстиция министрлыгы һәм республиканың җәмәгать судьялары арасында үзара хезмәттәшлекне камилләштерү юллары каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International