Министрлык хезмәткәрләре Кама Тамагы муниципаль районына чыктылар

2018 елның 22 июне, җомга

2018 елның 21 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре Кама Тамагы муниципаль районына чыктылар.

Районга чыгу кысаларында җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы А.Н. Ханеня тарафыннан районның муниципаль берәмлекләре уставларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, судларда җирле үзидарә органнары мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде. Җаваплы урындагы затлар белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган четерекле мәсьәләләр буенча фикер алышынды, консультацияләр һәм, эш нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан, күрсәтмәләр бирелде.

Җирле үзидарә һәм муниципаль регистрны алып бару өлкәсендә норматив хокукый эш бүлегенең әйдәп баручы советнигы Р.М. Сәлахова тарафыннан Кама Тамагы муниципаль районы җирле үзидарә органнарының муниципаль районга керүче җирлекләрдән Татарстан Республикасы муниципаль норматив хокукый актлар регистрына кертелергә тиешле мәгълүматларны җыю буенча үзләренә бирелгән Татарстан Республикасы вәкаләтләрен үтәүләре тикшерелде.

Мәгълүмат-аналитика эше, планлаштыру һәм координацияләү бүлегенең әйдәп баручы белгече А.М. Зарифҗанов тарафыннан республиканың Кама Тамагы муниципаль районында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасы чараларының үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору эшләрен координацияләү комиссиясенең, муниципаль хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен тоту кагыйдәләрен үтәүләрен һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салуны тикшерү комиссияләре мәсьәләләре каралды, 2015-2020 елларга муниципаль коррупциягә каршы тору программасы, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре  өйрәнелде, шулай ук районның рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “Интернет” челтәрендә рәсми сайтлар бүлекләрен урнаштыру һәм аларны тутырып баруның бердәм таләпләренә туры килүе тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International