2018 елның 22 июнендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында кадрлар резервында торучылар өчен «HR-белгечләр» программасы буенча стажировка узучылар белән очрашу узды.
Чара Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең персонал белән идарә өлкәсендә кадрлар резервына кертелгән затлары өчен оештырылган иде.
Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы Т.Ю.Латыева тыңлаучыларга министрлык эшчәнлеге, аның максаты һәм бурычлары, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге эшчәнлеге, вакантлы урыннарга конкурслар уздыру тәртибе, министрлыктагы дәүләт граждан хезмәткәрләрен һәм Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратларының дәүләт граждан хезмәткәрләрен аттестацияләү, кадрлар резервын формалаштыру, бүләкләү сәясәте, шулай ук кадрлар сайлау һәм студентларга практика уздыру буенча белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлек турында сөйләде.
Документлар үрнәкләре, документ эшләрен алып бару тәртибе күрсәтеп, аңлатылды. Стажерлар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар һәм дәүләт хезмәте департаментының дәүләт хезмәтен үстерү бүлегенең баш советнигы А.Д.Черемушкин һәм Казан (Идел буе) федераль университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбенең белем бирү программалары җитәкчесе П.С. Калагина катнаштылар.