Министрлык хезмәткәрләре Спас муниципаль районына чыктылар

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре 2018 елның 30 июлендә Спас муниципаль районына чыктылар.

Районга чыгу кысаларында җирле үзидарә органнарына хокукый консультация-методик ярдәм күрсәтү бүлегенең әйдәп баручы советнигы  А.Н.Ханеня тарафыннан район муниципаль берәмлекләре уставларына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү, җирле үзидарә органнарының мәнфәгатьләрен судларда яклау мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм күрсәтелде.

Урындагы җаваплы затлар белән гамәли эшчәнлек барышында очраша торган кыен мәсьәләләр буенча фикер алышынды, консультатив ярдәм күрсәтелде, эш нәтиҗәлелеген арттыру максатында күрсәтмәләр бирелде.

Түләүсез юридик ярдәм күрсәтүне оештыру һәм планлаштыру бүлеге башлыгы А.В.Лохотской тарафыннан Спас муниципаль районында “2015-2020 елларга Татарстан Республикасында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыру” дәүләт программасын үтәү чаралары үтәлешенә планлы тикшерү уздырылды.

Тикшерү барышында коррупциягә каршы тору буенча, шулай ук муниципаль хезмәткәрләрнең эш урынында үзләрен тоту таләпләрен үтәүләре һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу комиссияләре эшенә кагылышлы мәсьәләләр каралды, 2015-2020 елларга муниципаль коррупциягә каршы программа, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза уздыруны оештыру мәсьәләләре,  шулай ук районның рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “Интернет” челтәрендә рәсми сайтлар бүлекләрен тутыруның  Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2013 елның 4 апрелендәге 225 номерлы карары белән расланган бердәм таләпләренә  туры килүләре өйрәнелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International