2018 елның 31 июлендә Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары А.Г.Галимов тарафыннан тискәре гамәлләр кылыну (гамәлләр кылынмау) аркасында Татарстан Республикасы бюджетына, җирле бюджетларга китерелгән матди зыянны каплау мәсьәләләре буенча эш киңәшмәсе уздырылды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Дәүләт-хокукый идарәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Финанслар министрлыгы, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәдә башкарма хакимият органнарының һәм җирле үзидарә органнарының урындагы затларының, шулай ук дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләрнең тискәре гамәлләре (гамәл кылмаулары) аркасында китерелгән матди зыянны каплау буенча иск эшен оештыру мәсьәләләре каралды.